13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Игътибарыбызны тоеп яшиләр.
Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар.
Сукырлык сүзе куркыныч яңгыраса да, Аллаһы Тәгалә күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, әлеге кешеләр төшенкелеккә бирелеп ятучылардан түгел, кайберләреннән хәтта үрнәк тә алырлык! Инвалид — ул сау-сәламәт кешедән ким дигән сүз түгел, шуны аңлап, булдыра алганча, ярдәм кулы сузарга да онытмыйча яшәсәк иде.
Күз буенча инвалидлар, кызганычка каршы, дөньяның ямьлелеген күрми. Язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителгәннәргә туганнары, дуслары тормышта олы терәк булып, яшәргә көч бирәләр.
Алар арасында шулкадәр сабыр, нык рухлы һәм яшәү дәрте белән дөрләп янган кешеләр бар, алар тормыштан да зарланмый, ә, киресенчә, һәр туар таңга сөенеп, төшенкелеккә бирешмичә яшиләр.
Ә инде район администрациясе каршында эшләп килүче Сукырлар җәмгыяте күз буенча инвалид кешеләргә ярдәм итә. Аларның тормышларын кайгыртып, якыннан күреп яши. Әлеге оешмада районыбыз буенча 98 күрми торган инвалид исәпләнә. Күрмәүчеләр авырлыклар каршында бер ялгызлары калмасыннар, башкалар тарафыннан битарафлык тоймасыннар өчен без бар тырышлыгыбызны куеп, эш алып барабыз. Аларның проблемалары беркайчан безнең тарафтан игътибарсыз калмый.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче күчмә китапханә әлеге төр гражданнарны “сөйли торган” китаплар белән тәэмин итә. Өлкә китапханәсе татар телендә китаплар бирә. Район администрациясе реабилитация чаралары үткәрү өчен акчалата ярдәм күрсәтә. Шулай ук район Башлыгы Э.Ә. Ганеев та безнең оешма белән тыгыз элемтәдә булып, спонсорлык ярдәм күрсәтә.
Кагыйдә буларак, бәйрәм көннәрендә үзебезнең оешма әгъзаларының проблемаларын хәл итүгә төрле оешма, учреждение җитәкчеләренең һәм хакимият башлыкларының игътибарын юнәлдерергә тырышабыз. Мондый чараларда күрмәүчеләр бер-берсе белән аралашып, дуслашып, уй-фикерләре белән уртаклашалар, борчуларын оныталар.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышларына битараф булмыйча, кайгыларын йөрәкләребез аша үткәреп, җәмгыять өчен кирәкле, ялгыз булмауларын тойдырып яшәргә ярдәм итү — безнең төп бурычыбыз.
Оешма исеменнән барлык күз буенча инвалидларны «Ак таякчыклар» көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Барысына да ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм күңел көрлеге, тыныч тормыш, озын гомер телим. Сабыр канатларыгыз сынмасын, бәхетле, мул тормышта яшәгез!
Гүзәл Алькаева,
Сукырлар җәмгыяте секретаре.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2135

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.