Иң мөһиме – тыныч һәм имин яшик!

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне Россиядә һәрвакыт бөтен халык бәйрәме булып исәпләнде. Бу үзләренең гомерләрен аямыйча авыр хезмәт алып баручыларның бәйрәме. Полиция хезмәткәрләре чишкән мәсьәләләр беркайчан да гадәти булмады. Аларның эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, ә бөтен дәүләт төзелешенең ныклыгы һәм икътисад тотрыклылыгы бәйле.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек, законсызлык белән көрәштә, хокук тәртибен, гражданнарның иминлеген һәм мәнфәгатьләрен саклауда һәрвакыт алгы сызыкта торалар. Эчке эшләр органнарының хезмәте дә һәрчак җәмәгатьчелек игътибарының үзәгендә тора. Шуңа да бурычыбызны үтәгәндә без гади гражданнарның мәнфәгатен күздә тотарга тиешбез.
Профессиональ бәйрәмебез уңаеннан без үзебезнең остазларыбыз — хөрмәтле ветераннарыбыз адресына җылы тәбрикләү сүзләребезне җиткерәбез hәм озак еллар дәвамында намуслы хезмәт иткәннәре өчен алар каршында баш иябез.
“Павловка” муниципальара эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткыдагы полиция пунктын майор К. Р. Котлияров җитәкли. Анда үз һөнәрләрен яратып башкаручы полиция сотрудниклары хезмәт итә. Озак еллар намус белән, уртак тел табып, җаваплы эшләүче И. Я. Аюпов, Р. Я. Фәтхуллин, Р. Р. Абдиев, Р. Р. Деникаев, Р. М. Нурутдинов, А. А. Чиркин, Р. Р. Абдуллин һәм Р. Р. Шәмионов белән беррәттән яшь хезмәткәрләр Ю. К. Усманова, И. Н. Усеев, Р. М. Ахмеров, Э. Р. Юнусов та үз бурычларын зур җаваплылык белән башкаралар.
Соңгы вакытта Иске Кулаткы hәм Павловка районнарында яшәүчеләрдән дә сотрудникларыбыз адресына җылы рәхмәт сүзләрен ишетәбез. Бу инде безнең хезмәткәрләргә hәм коллективыбызга да халык ышанычының артуы турында cөйли. Дәүләт тарафыннан да сотрудникларыбызның намуслы хезмәтләре югары бәяләнде. Күптән түгел генә К. Р. Котлияровка, Р. Я. Фәтхуллинга, Р. М. Нурутдиновка, Р. Р. Абдиевка, Р. Р. Деникаевка һәм Ю. К. Усмановага Россия хөкүмәте hәм Ульяновск өлкәсенең эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Почет грамоталары тапшырылды.
Безнең коллективның хәрби hәм хезмәт традицияләрен алга таба да саклап, аларны тагын да баетып, алдыбызга куелган бурычларны намуслы башкарып торачагына ышанычым зур. Хөрмәтле коллегаларым, Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре! Сезне hәммәгезне дә профессиональ бәйрәмебез уңаеннан чын күңелдән кайнар тәбрик итәм, эшегездә зур уңышар, корычтай исәнлек, гаиләләрегездә иминлек hәм уңышлар теләп калам.
Алекcандр
РЯБОВ,
Россия эчке эшләр Министрлыгының
“Павловка” муниципальара бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.
Җ. И. Юсупов,
ветераннар
Советы рәисе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2139

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.