Сәламәт булсак, эш була

Губернатор Сергей Морозов көньяк районнарында эшләде
Мәшгульлек һәм халык сәламәтлеге – игътибар үзәгендә
11 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Иванович Морозов эш сәфәре белән Иске Кулаткы районында булып китте. Бу көнне ул көньяк районнарында эшләде.
Регион Башлыгы яңа елда ачылачак киемнәр тегү цехында булып, андагы шартлар белән танышты. Халык өчен эш урыннары, аларга түләнәчәк хезмәт хаклары, әлеге цехның кереме һәм район бюджетына төшәчәк салымы белән кызыксынды. Иске Кулаткы үзәк район больницасында Губернатор заманча ремонтланылган терапия бүлеген карап чыкты һәм табиблар белән очрашты. Райондагы сәфәрен ул Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе каршындагы батыр якташыбыз истәлегенә урнаштырылган һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамлады.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2143

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.