Хөрмәткә лаеклылар – Почет тактасында

7 ноябрь көнне Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тулды. Бу вакыйга XX гасырның иң истәлекле, ил яшәешен тамырдан үзгәрткән вакыйгаларның берсе.Шушы тарихи дата уңаеннан Иске Кулаткы район администрациясе бинасы каршында урнаштырылган Почет тактасының ачылуына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәм Россия гимнын тыңлау белән башланды. Тантананы район Башлыгы Э. Ә. Ганеев котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында тарихи вакыйгаларга тукталды һәм райондашларын тыныч тормышның кадерен белеп, бер-бересенә игътибарлы булып, гореф-гадәтләребезне, динебезне һәм телебезне саклап яшәргә чакырды. Район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов иң беренчедән, Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозовның котлау телеграммасын укыды, райондашларына матур теләкләрен җиткерде. Намуслы хезмәтләре белән олы хөрмәткә лаек булучыларга тантаналы төстә тиешле сертификатлар тапшырды. Матур итеп урнаштырылган диварда сәнәгать, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгына, эшмәкәрлек, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль сәясәт хезмәтенә зур өлеш керткән 12 райондашыбызның портретлары белән исемнәре язылган. Район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары В. А. Деникаева үзенең котлау сүзләрен юллады һәм чыгышын дәвам итеп, районыбызда яшәүче игелекле кешеләр турында сүз алып барды.
— Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов тарафыннан регионыбызда 2017 ел – “Яхшы эшләр елы” дип игълан ителде. Безнең районыбызда яшәүчеләр дә бу башлангычны хуплап алдылар. Ел дәвамында бик күп игелекле эшләр башкарылды дисәк тә, һич ялгышмабыз. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый икән. Алар һәрвакыт олы хөрмәткә лаек. Шуңа күрә бүген без “Районыбызның игелекле кешеләре” дип исемләнгән яңа такта ачабыз, — диде ул.
Әлеге тактада районыбыз Башлыгы Э. Ә. Ганеевның, тумышы белән Яңа Кулаткы авылыннан, бүгенге көндә Саратов шәһәрендә яшәүче С. Ә. Ганееваның, “Вязовый Гай” производство кооперативы рәисе Ф. А. Курмакаевның, юллар төзү “Тан” җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Р. А. Хөснетдиновның, Иске Атлаш авылының крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе И. Ш. Аввәсовның һәм шәхси эшмәкәр Л. Ф. Кадыйрованың портретлары урнаштырылды. Алар һәммәсе дә үзләренең игелекле эшләре белән райондашларыбызның һәм авылдашларының олы хөрмәтенә лаек булган шәхесләр. Бәйрәм чарасы мәдәният йорты хезмәткәре Фәнис Абдуллинның башкаруындагы күңелле җыр белән тәмамланды.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2147

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.