“WorldSkills Russia” чемпионаты

23 — 24 октябрьдә Иске Кулаткы механика — технология колледжында урта уку йортлары арасында оештырылган “Алтын куллы мастерлар” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Бу конкурс әлеге уку йортында, гадәттәгечә, «WorldSkills Russia» чемпионаты кысаларында “Җиңел автомобильләргә ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү” стандартлары буенча үтә. Анда Тольятти машина төзү, Иске Кулаткы механика-технология, Радищево технология, Ульяновск профессиональ — педагогия, Ульяновск авиация колледжлары һәм Павловка технология, Зур Нагаткино технология һәм сервис техникумнары студентлары зур теләк белдереп катнаштылар. Конкурс башланыр алдыннан тантаналы линейка булды. Анда Иске Кулаткы механика-технология колледжының директоры Р. Я. Үмәров чыгыш ясап, студентларны конкурста катнашулары белән кайнар котлады һәм аларга зур уңышлар теләде.
— Иске Кулаткы механика — технология техникумында мондый конкурсларны оештыру матур традициягә әйләнде, — диде ул.
— Әлеге мөһим чара студентларның белемен күтәрүдә зур роль уйный. Менә бүгенге чемпионат та үзенең җитезләрен һәм җиңүчеләрен күрсәтер. Техника серләрен чишүдә зур уңышлар сезгә!
Р. Я. Үмәров үзенең чыгышында шулай ук килгән кунакларга Иске Кулаткы механика-технология колледжының тарихы, казанышлары, бүгенге тормышы һәм элек елларда студентларның «WorldSkills Russia» региональ һәм Бөтендөнья чемпионатларында катнашулары турында кызыклы итеп сөйләде.
Әлеге чарада Иске Кулаткы механика-технология колледжының директор урынбасары Р. А. Мозаферов, баш эксперт, Х.С. Сәйфуллин, А. В. Можаев, И. Т. Хайров, С. Ю. Кульков, М. Арзамасов, А. Н. Кулиш, В. К. Старшинов, Р. Р. Рафиков, Р. Р. Сәитгазин, Н. Ф. Попов, Р. Р. Сәдретдинов һәм Р. Ш. Давыдов экспертлар булдылар.
Әлеге конкурс дүрт модульда узды. Анда студентларның алган белемнәре, киләчәк белгечлеккә дәрәҗәләре, «WorldSkills Russia» чемпионатына кандидатуралары ачыкланды.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча безнең Иске Кулаткы механика — технология колледжының студентлары Князь Мехтиев — беренче (81,20 балл), Александр Елькин — икенче (73,15 балл) һәм Эмиль Ахметов өченче (72,80 балл) урыннарны яуладылар.
25-25 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә “WorldSkills Russia» региональ чемпионаты була. Бу зур чарада җиңүче студентыбыз Князь Мехтиев та катнашачак һәм без аңа бу бәйгедә зур уңышлар теләп калабыз.
Альберт Будилеев,
Иске Кулаткы механика — технология колледжының директор урынбасары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2132

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.