Иске Кулаткыдагы «Тормыш гармониясе» актив озынгомерлелек үзәге активистлары һәм Мосеевка авылында яшәүче хатын-кызлар мобилизацияләнгән солдатларыбызга оекбашлар бәйләүгә кереште. «Бердәм Россия» партиясе йон җепләрен тәкъдим итте.
Рубрика: Главные темы
Главные темы номера
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5996
Ноя 17 2022
Мәктәп укучылары редакциядә булды
Бүген, ягъни 17 ноябрьдә, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 5 «Б» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Р.Р. Алиева белән бергә «Күмәк көч» редакциясендә булдылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова балаларны каршы алып, журналистлар белән таныштырды. Газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар газетаның макетын, бастырылган газеталарны кызыксынып карадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5993
Ноя 17 2022
Алар халык белән эш итә
2002 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 17 ноябрьдә Полициянең участок уполномоченныйлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Участок полиция хезмәткәрләре көне быел 20 нче тапкыр билгеләнә. Алар эчке эшләр бүлеге челтәрендә аерым бер урын алып тора. Полициянең участок вәкилләре үзләренә тапшырылган җирлекләрдә күп кенә проблемаларны хәл итәләр, профилактик чаралар үткәрәләр, җәмәгать тәртибен ныгыту эше …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5990
Ноя 17 2022
17 ноября — День участковых уполномоченных полиции
Уважаемые участковые уполномоченные! Дорогие ветераны службы! Поздравляю Вас с профессиональным праздником! Подразделениям участковых уполномоченных отведено особое место в системе органов внутренних дел. Вы являетесь главными блюстителями правопорядка на закреплённых территориях, ежедневно находитесь в контакте с жителями, профессионально выполняете возложенные задачи по обеспечению общественной безопасности и разрешению конфликтных ситуаций. Грамотность, внимательность, честность и уважительное отношение к …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5982
Ноя 16 2022
Талантлы кеше
Бүген, 16 ноябрьдә Бөтендөнья һөнәрчелек көне билгеләнә. Безнең районда сәләтле, талантларга бай булган, иҗади кешеләр байтак. Бүген “Тормыш гармониясе” актив озынгомерлелек үзәгендә якташыбыз Екатерина Сергеевна Янбикованың иҗади күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы урынбасары Г.Ә. Богданова, район хатын-кызлар Советы рәисе М.Ш. Нәүмәтуллина катнашып, Екатерина Сергеевнага алда да иҗади уңышлар теләделәр. …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5978
Ноя 16 2022
Балалар бездә кунакта
Бүген, ягъни 16 ноябрь көнне, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 4 «Б» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Д.А. Джаббарова җитәкчелегендә «Күмәк көч» редакциясендә кунакта булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова укучыларга газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар журналистлар белән дә аралашты һәм соңыннан истәлеккә фотога төште.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5975
Ноя 16 2022
Газетаның яңа саны бастырылды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5972
Свежие комментарии