Бүген, ягъни 16 ноябрь көнне, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 4 «Б» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Д.А. Джаббарова җитәкчелегендә «Күмәк көч» редакциясендә кунакта булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова укучыларга газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар журналистлар белән дә аралашты һәм соңыннан истәлеккә фотога төште.
Ноя 16 2022
Балалар бездә кунакта
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5975
Свежие комментарии