Бүген, 16 ноябрьдә Бөтендөнья һөнәрчелек көне билгеләнә. Безнең районда сәләтле, талантларга бай булган, иҗади кешеләр байтак. Бүген “Тормыш гармониясе” актив озынгомерлелек үзәгендә якташыбыз Екатерина Сергеевна Янбикованың иҗади күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы урынбасары Г.Ә. Богданова, район хатын-кызлар Советы рәисе М.Ш. Нәүмәтуллина катнашып, Екатерина Сергеевнага алда да иҗади уңышлар теләделәр.
Күргәзмә 2 атна дәвам итәчәк. Сез әлеге искиткеч матурлыкны, гүзәл әйберләрне, төрле кул эшләрен актив озынгомерлелек үзәгенә (военкомат бинасы, 2 кат) килеп күрә аласыз.
Ноя 16 2022
Талантлы кеше
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5978
Свежие комментарии