Бүген, ягъни 17 ноябрьдә, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 5 «Б» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Р.Р. Алиева белән бергә «Күмәк көч» редакциясендә булдылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова балаларны каршы алып, журналистлар белән таныштырды. Газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар газетаның макетын, бастырылган газеталарны кызыксынып карадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Ноя 17 2022
Мәктәп укучылары редакциядә булды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5993
Свежие комментарии