Алар халык белән эш итә

2002 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 17 ноябрьдә Полициянең участок уполномоченныйлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Участок полиция хезмәткәрләре көне быел 20 нче тапкыр билгеләнә. Алар эчке эшләр бүлеге челтәрендә аерым бер урын алып тора. Полициянең участок вәкилләре үзләренә тапшырылган җирлекләрдә күп кенә проблемаларны хәл итәләр, профилактик чаралар үткәрәләр, җәмәгать тәртибен ныгыту эше алып баралар. Мәгълүматларга караганда, ачылган җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше диярлек участок вәкилләренә туры килә.

Әлеге участокта яшәүче һәр граждан белән якыннан таныш булалар. Үзләренә билгеләнгән участокта яшәүчеләрнең хокукларын яклаучы, килеп чыккан проблемаларны тиз арада уңай якка чишүче хезмәт ияләре алар.

Әлеге вазифаны һәркем дә үти алмый. Чөнки моның өчен грамоталы, югары белемле, физик һәм психик яктан сәләмәт булу таләп ителә. Шулай ук төрле хәлдә дә югалып калмау, тиз арада үзеңне кулга алу, уяу булу һәм төрле холыклы кешеләр белән аралаша белү кирәк бу эштә.

«Павловка» муниципальара эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткыдагы полиция пунктында 5 участок уполномоченныйлары хезмәт итә. Алар әлеге полиция пунктының алмаштыргысыз хезмәткәрләре буларак, үзләренә йөкләнгән вазифаны җаваплылык тоеп башкара.

Рәшит Якубович Фәтхуллин — полициянең подполковнигы. Ул Яңа, Югары һәм Урта Терешка, Кирюшкино, Иске Яндука һәм Яңа Яндука авыллары өчен җаваплы. Әлеге тармакта Р.Я. Фәтхуллин озак еллар карусыз хезмәт куя, аны райондашлар да белә һәм ихтирам итә. Тырыш хезмәте өчен полиция подполковнигы дәрәҗәсенә ирешеп, аның хезмәте күп тапкыр югары бәяләнде. Яшь сотрудниклар өчен ул үрнәк һәм бай тәҗрибәле остаз буларак, эшләрендә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер.

Раил Рәхимҗанович Деникаев — полиция майоры. Аңа Иске һәм Яңа Мостяк, Мосеевка, Иске Атлаш һәм Карамалы авыл җирлекләре йөкләнгән. Ул әлеге авылда яшәүчеләрне яхшы белә һәм якын күрә. Биредә яшәүчеләр дә аның турында яхшы фикердә.

— Полициянең участок вәкиле булу белем, кешеләр белән эшли белүне, үз участогыңдагы кешеләр арасында абруйлы булуны таләп итә, — дип үз һөнәренең серләре белән уртаклашты Р.Р. Деникаев.

Эльнар Равилович Юнусов полициянең өлкән лейтенанты. Ул Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең иминлеген саклый.

Яшь булуына карамастан, Э.Р. Юнусов әлеге коллективта үз урынын табып, үзен уңай яктан гына күрсәтә һәм яхшы нәтиҗәләргә генә ирешә. Халык белән уртак тел таба белүе, оператив, энергияле һәм намуслы булуы өчен аны искекулаткылылар да яратып өлгерде.

Реналь Ревович Тәминов полициянең өлкән лейтенанты. Бахтеевка, Чуваш Кулаткы Иске һәм Яңа Зеленай, Вязовый Гай, Зирекле һәм Яңа Лебяжайка авылларында яшәүчеләр әлеге полиция хезмәткәре белән якыннан таныш.

— Әлеге хезмәттә эшли башлагач, вазифамның никадәр җаваплы икәненә тагын бер кат инандым. Бу хезмәттә ял, бәйрәм көннәре дә юк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләр шалтыратып, ярдәм сорарга мөмкин. Мондый очракта беренче чиратта кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга, тиз арада эш итәргә кирәклеген аңлыйсың.

Шамил Ринатович Аблязов — полициянең өлкән лейтенанты. Ул Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең бер өлеше һәм Яңа Зимница, Яңа Кулаткы, Усть Кулаткы авыллары өчен җаваплы.

Полиция хезмәткәре киемен киеп куеп кына чын полиция хезмәткәре булып булмый. Моның өчен тиешле белем дә, әзерлек тә кирәк. Кешеләр синнән курыкмасын, аралашуга теләп барсын өчен психология кебек фәннәрне белү дә комачау итми, — дип уртаклашты фикере белән Ш.Р. Аблязов

Полициянең участок вәкилләре кешеләргә якын, аларның эш урыннары кабинетларда гына түгел, күп очракта гражданнарның йортында, фатирында һәм өйләрендә. Кагыйдә буларак, алар кешеләргә иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә, җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча төп бурычны үти.

Аларны ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, җаваплы һәм катлаулы хезмәтләрендә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5990

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.