4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шушы уңайдан Иске Кулаткы район мәдәният йортында зур тантана булып үтте.
Әлеге матур чарада Иске Кулаткы районының Башлыгы Л. Ф. Богданова, Иске Кулаткы район администрациясенең Башлыгы И. Ш. Магдеев, Ульяновск өлкәсе табигать һәм экология министры Г. Э. Рахматуллина, Иске Кулаткы районы чуваш автономиясенең рәисе В. В. Черкасова районыбыз халкын бу бәйрәм белән кайнар тәбрик иттеләр.
Район җитәкчеләре сәхнә түреннән хезмәт алдынгыларына “Рәхмәт хатлары”, яшүсмерләргә Россия гражданнары паспортлары тапшырдылар.
Иске Кулаткы район мәдәнияты хезмәткәрләре шулай ук тамашачылар алдында патриотик һәм милли җырлар да башкардылар.
Ноя 07 2023
Халыклар бердәмлеге көненә тантана
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9984
Свежие комментарии