Бүген районыбыз мәктәпләрендә 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар үтте. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе дә Белем бәйрәменә матурланып, төзекләндерелеп аяк басты. Бәйрәм тантанасында катнашучылар Россия флагына тигезләнде, соңыннан дәүләт гимны яңгырады. Линейкада катнашучыларны мәктәп директоры Г. В. Бәширова, Ульяновск өлкәсенең табигый ресурслар һәм экология министры Г. Э. Рәхмәтуллина, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев, Россия ДОСААФ автомәктәбе директоры Р. А. Джаметов сәламләделәр һәм матур теләкләрен җиткерделәр. Белем бәйрәме укучыларның чыгышлары — мәгънәле җырлары, заманча биюләре белән үрелеп барды. Укытучы, мәктәп кебек һәркем өчен кадерле төшенчәләр турында шигырьләр сөйләнде. Юбилейларын каршы алган укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре һәм лаеклы ялга чыгучы мөгаллимәләр хөрмәтләнде. Бәйрәм тантанасы һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Укучыларны киләсе уку елында тырышып белем алырга өндәде.
Сен 01 2023
Белем көне
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9344
Свежие комментарии