1 сентябрь — Белем көне

Хөрмәтле укучылар һәм студентлар, укытучылар һәм ата-аналар!

1 сентябрь – һәр кешегә якын бәйрәм. Мәктәп балалары һәм студентлар уку йортларында сыйныфташлары, дуслары, укытучылары белән очрашалар. Ә олылар өчен бу көн бәхетле балачак һәм яшьлек чоры турындагы җылы хатирәләр белән бәйле. Без гомер буе укыйбыз. Төпле белем бүген – теләсә кайсы тармакта уңышлы эшчәнлек алып баруның нигезе. Районыбызның, илебезнең киләчәге нәкъ менә укымышлы, белемле, акыллы кешеләр кулында.
Педагогларга бүген аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерәбез. Чөнки киләчәгебез аларның тырыш хезмәтенә һөнәри осталыгына һәм кешелек сыйфатларына турыдан-туры бәйле.
Яңа уку елында һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, профессиональ үсеш, балаларның белем нигезләрен зур тырышлык белән үзләштерүен телим. Хәерле сәгатьтә!” дигән сүзләр бар район башлыгы мөрәҗәгатендә.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9341

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.