Белем көненә тантана

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче номерлы урта мәктәбендә дә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Мәктәп директоры Г.Ш. Рафикова бәйрәмне ачык итеп белдерде, чарада катнашучыларга якты теләкләрен юллады. Яңа уку елы башланганны белдереп, беренче кыңгырау чыңлады. Укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең бәйрәм шатлыгын район Башлыгы Л.Ф. Богданова да уртаклашты, коллективка иҗади уңышлар теләде.

Һәркемгә уңышлы уку еллары һәм сәламәтлек насыйп булсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9350

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.