Урамнар һәм юллар кабул ителә

Иске Кулаткы районында һәр ел даими рәвештә юлларга вак таш салына, асфальт  түшәлә һәм башка ремонт эшләре алып барыла. Бу эшләр ел барышында килешүләр нигезендә төрле оешмалар тарафыннан  башкарыла.
Соңгы вакытта Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы Косомольская, Пугачев һәм Краснармейсакая урамнарына вак таш түшәлде.
Бу эшне җаваплылыгы чикләнгән И П “Абдулла С. А.” җәмгыятенең хезмәткәрләре башкардылар.
1 августта махсус комиссия югарыда әйтеп үткән урамнарда әлеге оешманың үтәгән эшләрен кабул итте.
Комиссиянең эшендә Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясенең торак–коммуналь хуҗалыгы, җылылык энергия ресурслары һәм юллар эшчәнлегенең алып баручы белгече Р. Ш. Кушаев, һәм җаваплылыгы чикләнгән ИП “Абдулла С. А.” җәмгыятенең юллар төзү буенча баш белгече катнашты.Тулырак материалны газетаның 32 санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9147

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.