Имамнарга таныклыклар тапшырылды

31 июль көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә районыбызның дүрт авыл мәчетләре имамнарына махсус таныклыклар тапшыруга багышланган очрашу үтте. Әлеге чарада Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров, “Әнвәр” мәчете имамы С. А. Ахмеров һәм Иске Кулаткыдагы “Биләр” мәдрәсәсе филиалы директоры Мохаммәдсалех хәзрәт Гоибов катнаштылар. Очрашу Коръән сүрәләрен укудан һәм мәгънәле вәгазьләр сөйләүдән башланды. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең “Әнвәр” мәчете имамы Сәерхан хәзрәт Ахмеров үзенең вәгазендә белем алуның һәм Ходай Тәгалә йортында укуларны оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте. “Бүгенге көндә мәдрәсәбездә укуны оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәк. Сез бүген алачак таныклыклар үз мәхәлләгездә исламның барлык йолаларын җиренә җиткереп үтәү хокукы бирә,” — диде ул. Таныклыклар тапшыруны Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров һәм аның урынбасары Рушан хәзрәт Гафуров башкарды. Махсус таныклыклар һәм рәсми документлар пакеты Иске Атлаш авылы мәчете имам — хатыйбы Айса Касыймович Вәлшинга, Зирекле авылы мәчете имам-хатыйбы Абрәкыйб Абдулхаевич Абайдуллинга, Кирюшкино авылы мәчете имам – хатыйбы Имать Кәбирович Багаповка һәм Карамалы авылы мәчете имам-хатыйбы Расим Камилович Хуббиевка тапшырылды.
”Кулга кул тотынып алга таба  да бердәм булып, яшәргә, эшләргә  насыйп булсын иде”, — диде Фәһим хәзрәт Яфаров.  Ул үзенең чыгышын вәгазьләр, хәдисләр сөйләп, дәвам итте. Җылы атмосферада үткән очрашуда имамнар үзләрен борчыган башка проблемалар турында да фикер алыштылар һәм алар адресына җылы теләкләр яңгырады. Имамнарыбызны котлыйбыз һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9144

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.