Халык авазы

Хөрмәтле редакция!- дип язалар безгә Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Киров һәм Октябрьская урамнарында яшәүчеләр.
— Киров урамында элеккеге елларда биш тыкрык бар иде, шуларның бүгенгесе көнгә бердән-бер Батраевларның өе янындагы тыкрык калды. Калганнарын кем ничек белде,  шулай бүлде дигән кебек үзләренең коймаларын чыгарып,  халыкның йөри торган урынын тарайтып куйдылар. Хәзерге вакытта бу тыкрыклар чүп-чарга күмелеп,  тар гына сукмакларга әйләнделәр һәм алардан җәяүлеләргә дә йөрү кыен.
Батраевларның яныннан уза торган тыкрык көзге һәм язгы вакытларда пычракка әйләнеп,  йөрүдә зур авырлыклар тудыра. Тиздән уку елы башлана һәм караңгы көз килә, ә урын яктыртылмаганга, мәктәп укучыларына да йөрергә уңайсызлыклар тудыра.
Тулырак материалны газетаның 32нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9150

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.