Мәктәпкә әзерлек бара

Ульяновск өлкәсендә 2008 елдан башлап ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе үткәрелә. Аның кысаларында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтелә. Бу акциядә елдан-ел күбрәк кеше катнаша. Төбәк хөкүмәте, хакимият органнары, җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр Башлыклары, Законнар чыгару Җыелышы депутатлары, кече һәм урта бизнес предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, өлкә һәм Иске Кулаткы районы халкы да гел активлык күрсәтә.
2023-2024 уку елына Иске Кулаткы районында 248 балага ярдәм күрсәтү кирәк булачак. Шулар арасында күп балалы гаиләләрдән 220 бала (өлкә бюджеты акчалары хисабына бер тапкыр бирелә торган түләү башкарыла ), социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 12 бала, аз керемле гаиләләрдән 16 бала. Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен гамәлгә ашыру өчен барлык дәрәҗәдәге бюджет һәм хәйрия акчаларының гомуми күләме 496 мең сум тәшкил итә. Шул исәптән 440 мең сум өлкә бюджеты акчалары, 30 мең сум район бюджеты акчалары һәм 26 мең сум спонсорлык ярдәм җыярга кирәк.
Күп балалы гаиләләргә мәктәп формасы һәм спорт киемнәре сатып алуга өлкә бюджеты акчаларыннан ел саен мәктәп яшендәге һәр балага 2 мең сум күләмендә түләү башкарыла. Барлык район җитәкчеләрен һәм хакимият Башлыкларын «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясендә актив катнашырга чакырабыз. Акциядә катнашу, шулай ук ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча халыкны социаль яклау бүлегенә 884249 (2-17-09), 2-26-71 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гөлшат Рамазанова, ветераннарга, инвалидларга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы урынбасары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8882

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.