Хезмәттән кайтты солдат

Күптән түгел генә  Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Иске Кулаткы егете Рафаэль Алтынбаев исән-имин туган якларына әйләнеп кайтты. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, Рафаэльның әти-әнисе, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер.
Элек-электән Ватанга хезмәт итү җаваплы гамәлләрдән саналган. Дөньяга караш үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала. Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычларын үтиләр. Егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын да күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат егет физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайта.
Рафаэль Рифгат улы Алтынбаев кечкенәдән үк тырыш һәм җаваплы бала булып үсә. Яратып спорт белән шөгыльләнә, өлкә һәм район ярышларында җиңүләр яулый. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Сызрань шәһәренең Губернский колледжында “Нефть эшкәртү” белгечлеген үзләштерә. 2022 елның 25 нче июнендә  хәрби хезмәткә алына. Мәскәү өлкәсенең Вязьма шәһәрендәге хәрби частьтә “Махсус билгеләнештәге радио чараларының өлкән мастеры” булып хезмәт итә. Җаваплы һәм намуслы хезмәте өчен хәрби частьнең җитәкчелеге тарафыннан “Рәхмәт хаты” белән билгеләнә.

Тулырак материалны газетаның 27нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8879

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.