22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Үзәк мәйданында хезмәт коллективлары һәм мәктәп укучылары катнашында митинг үтте.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Х. Ахмедов чыгышлар ясап, әлеге көннең ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калганы турында кабат искәрттеләр. Бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучы якташларыбыз искә алынды. Район җитәкчеләре мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Свежие комментарии