Махсус режим кертелде

Җәйге чорда янгын куркынычы арта. Иске Кулаткы районы территориясендә район администрациясе Башлыгының 175нче номерлы карары нигезендә 15 июньнән башлап янгынга каршы махсус режим кертелде.
Янгынга каршы махсус чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру катгый тыела. Шулай ук басу-кырларны яндыру да рөхсәт ителми.
Табигать кочагында ял итүдән дә тыелып торырга киңәш ителә. Ачык һавада махсус янмый торган савытларда (мангал, жарняларда) ачык һавада ризык әзерләү өчен ачык ут, торак пунктларда 1-3 класс куркынычлык пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.
Хөрмәтле райондашлар!Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Ут белән сак булыгыз!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8740

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.