Хәрбиләрне кайгыртачак

Күптән түгел генә илебездә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды булдырылды, ул «Ватанны саклаучылар» дип аталачак. Бу хакта Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Мондый фондның кирәклеге турында дәүләт Башлыгы февральдә Федераль Җыенга юлламасы барышында игълан итте. Фондның төп максаты — махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм гаилә әгъзаларының лаеклы тормышын һәм актив эшчәнлеген тәэмин итү. Әлеге фондның филиаллары Россия Федерациясенең һәр субъектында, шул исәптән безнең Иске Кулаткы районында да 1 июньнән эшли башлады. Шушы оешманың социаль координаторы итеп Илдар Расимович Курмакаев билгеләнде. Без аның белән очрашып, фондның ничек эшләве, аның төп бурычлары турында сораштык.
— Илдар Расимович, яңа гына барлыкка килгән фондның максаты нинди, аңа нинди вазифалар йөкләнгән?
— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә еш кына төрле мәсьәләләр буенча ярдәм кирәк: физик һәм психологик реабилитациядән алып эшкә урнаштыруда яки укырга керергә ярдәм итүгә кадәр. Бу функцияләрнең барысын да әлеге яңа структура үз өстенә ала. Фондның эшчәнлеге федераль бюджеттан финансланачак.
— “Ватанны саклаучылар” фондына ярдәм сорап кемнәр мөрәҗәгать итә алалар?
— Фонд махсус хәрби операция ветераннарына һәм 2014 елдан Донбасстагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итәчәк. Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында, Украина территориясендә, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләре яки махсус операция барышында алган җәрәхәтләр, авырулар нәтиҗәсендә һәлак булган катнашучыларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итә алалар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8745

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.