Суүткәргечләр ремонтлана

Безнең Иске Кулаткы районында суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 162,4 километр тәшкил итә.
Ләкин бу линияләрнең күпчелеге таушалган хәлдә санала. Соңгы елларда аларны төзәтеп сафка бастыруда юнәлешле эшләр башкарыла. 2021 елда Иске Кулаткы эшчеләр поселогына кадәр 900 метр озынлыкта су линияләре яңартылды һәм аның чыгымнары 2 миллион 887 мең сум тәшкил итте.
Шушы ук елда Красногвардейская урамында 1 милион 360 мең сумлык Рожновский башнясы яңага алмаштырылды.
Октябрьская һәм Садовая урамннарына тиңдәшле рәвештә 800 һәм 200 метр озынлыкта яңа суүткәргеч линияләре салынды.  Ә Иске Зеленай авылында бораулау скважинасы куелды.
2022 елда “Чиста су” федераль программа нигезендә   Иске Зеленай авылында 3,2 километр, Иске Атлаш авылында 800 метр озынлыктагы суүткәргечләргә капиталь ремонт ясалды.
Иске Атлаш авылындагы кизләү шулай ук төзекләндерелде һәм биредә 3х3 метр үлчәмдә яңа бура салынды.
Билгеле,  бу мөһим эшләр махсус программалар нигезендә алып барыла. Чөнки су линияләрен сафка бастыру зур чыгымннар таләп итә.
Агымдагы һәм киләсе елларда Мосеевка авылында —  3, 3 километр, Иске Атлаш авылында —  2,2 километр, Югары Терешка авылында 2 километр  озынлыкта суүткәргеч челтәрләрне ремонтлау каралган.
Иске Кулаткы эшчеләр поселогында “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” программасы нигезендә шулай ук 23,2 километр озынлыкта суүткәргеч челтәрләренә реконструкция ясалачак.
Шушы эшләр белән беррәттән Мосеевка, Иске Атлаш һәм Яңа Зимница авылларында Рожновский башняларын  кую каралган.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8748

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.