15 май — Халыкара гаилә көне!

Хөрмәтле райондашлар!
Ел да 15 майда — табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләнә.
Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр.
Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8314

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.