Колледжда мәктәп укучылары белән очрашу

Уку елы тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучыларының да укуны дәвам итәргәме, әллә инде урта һөнәри белем алыргамы, дип уйланып йөргән чаклары. Балаларга киләчәктә дөрес сайлау ясауда ярдәм итү максатыннан 12 май көнне Иске Кулаткы дәүләт механика-технология колледжында район мәктәпләренең IX cыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Уку йортынының педагоглары укучылар белән һөнәри юнәлеш сайлау турында сөйләштеләр. Колледжның уку корпуслары, бүлмәләре, остаханәләре, ашханәсе һәм тулай торак бүлмәләре буенча мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Уку йортының директоры Р. Я. Үмәров укучыларга урта һөнәри белем алуның өстенлекләре, уку йортында укытылган һөнәрләр турында сөйләде һәм колледжның тормышы белән “3D” форматта төшерелгән видео фильм ярдәмендә таныштырды. Җылы атмосферада, җанлы төстә үткән очрашу укучыларга булган икеләнүләрдән арынырга һәм билгеле бер карарга килергә ярдәм иткәндер дип ышанасы килә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8311

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.