Шәфкать тулы йөрәге

12 майда илебездә шәфкать туташлары көне билгеләнә.
Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә. Алны-ялны белмичә, һәрбер авыруның моң-зарын игътибар белән тыңлап, ярдәм күрсәтергә әзер алар.
Иске Кулаткы район больницасының балалар бүлегендә озак еллар шәфкать туташы булып хезмәт итүче Гөлфия Батырһановна Хабированы да районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Башкаларга үрнәккә куярлык, алмаштыргысыз шәфкать туташларының берсе ул.
Язма героем бала чагыннан ук шәфкать туташы булырга хыяллана. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Батырһан Юнусович һәм Адлия Мөбиновна гаиләсендә хезмәт сөяргә, кешеләргә шәфкатьле булырга кирәклеген тоеп үсә. Хыялына хыянәт итми — Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, кыз бала Ульяновск медицина училищесына укырга керә һәм шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә.
Гөлфия Батырһановна хезмәт юлын туган ягында, Иске Кулаткы үзәк район больницасының балалар бүлегендә, башлап җибәрә. Менә инде 33 ел дәвамында әлеге бүлектә намуслы хезмәт итеп, райондашлар тарафыннан хөрмәткә лаек ул.
Язма героема сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык кебек сыйфатлар хас.
Гөлфия Батырһановна нәни пациентларны һәм ата-аналарны һәрвакыт ачык йөз, җылы сүз белән каршы алып, тиз арада медицина ярдәме күрсәтә. Бүлектә дәваланучыларга табиб билгеләнеше буенча системалар куя, уколлар һәм прививкалар ясый. Бар процедураларны да җиренә җиткереп үти. Кулының шифасы һәркемне дәвалый. Нинди генә чакта да балага да, әнигә дә ярдәм итәрдәй сүзләр таба язма героем. Аларның зарларын тыңлап, кичерешләрен аңлап, хәленә керә белә.

Тулырак материалны газетаның 19нчы санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8292

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.