12 май — Халыкара шәфкать туташы көне

Шәфкать туташларыннан башка больницаның хезмәтен күз алдына да китерүе авыр. Аларның көндәлек башкарган фидакарь хезмәтләре бәяләп бетергесез. Кеше тормышын саклап калуда, операция бүлмәләрендә, палаталарда, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларында, поликлиникаларда көнне-төнгә ялгап эшләүче шәфкать туташлары алдында ихтирам белән баш иябез.

Шушы гүзәл бәйрәм белән районыбызның барлык шәфкать туташларын котлыйбыз! Гаиләләрегезгә, үзегезгә ныклы исәнлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, матур киләчәк телибез.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8289

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.