Якташыбыз белән саубуллашу

Бүген Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Ильяс Рәшидович Менглишевны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмнең гаиләсенә «Батырлык» ордены тапшырылды. Новоспасск, Радищево, Иске Кулаткы районнары буенча хәрби комиссары С.В. Фролов, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, өлкә комиссариаты вәкиле чыгышлар ясап, гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар һәм әти-әнисенә батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәтләр белдерделәр.
Ильяс белән саубуллашырга бихисап райондашларыбыз, район җитәкчеләре, дуслары, туганнары җыелган иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7228

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.