Бүген, 21 февраль көнне, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Анда ул махсус хәрби операциягә, халыкара ситуациягә бәя бирер, шулай ук Россиянең социаль һәм икътисади мәсьәләләренә игътибар бирер дип көтелә.
Бу Владимир Путинның махсус операция башланганнан алып Федераль Җыенга беренче мөрәҗәгате булачак. Билгеле булганча, президент Федераль Җыенга ел саен мөрәҗәгать белән чыга, ләкин узган ел һәм 2017 ел искәрмә булган иде.
Президент юлламасы Мәскәүдә гадәттәгечә 12.00 сәгатьтә башлана.
Свежие комментарии