25 елдан соң очрашу

3 февральдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә 1998 нче елны мәктәпне тәмамлаган укучыларның истәлекле очрашу кичәсе булды. Әлеге чарада районыбызда, чит төбәкләрдә яшәүче элеккеге укучылар, укытучылар һәм чакырылган кунаклар катнаштылар.
Очрашуда Иске Кулаткы район Башлыгы Л. Ф. Богданова, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев тәбрикләү сүзләре белән чыктылар.
Бу чарада бүгенге мәктәп укучыларының хатирәләрне искә төшерү буенча кызыклы чыгышлары залда утыручыларның күңеленә рәхәт ял тойгылары өстәде.
Әлеге очрашу турында төп материалны “Күмәк көч” район газетасының чираттагы санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7055

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.