Мәктәпләрдә күркәм традицияләрнең берсе – очрашу кичәсе. 4 февральдә Россия Герое Р.М.Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 номерлы урта мәктәбендә 1996,1997, 1998 елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очраштылар. Тантанада район җитәкчеләре исеменнән тәбрикләү сүзләрен район администрациясе Башлыгының 1урынбасары И.Ө.Хәсәнов, район советы депутаты И.М. Сәйфуллин җиткерделәр. Очрашуда катнашучылар яшьлек кайтавазына кушылып, мәктәп хатирәләрен яңарттылар, ныклыбелем, тәрбия биргән укытучыларына олы рәхмәт сүзләрен юлладылар. Бәйрәм кичәсе укытучыларның, укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Фев 06 2023
Бер очрашу – үзе бер гомер
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7050
Свежие комментарии