Халык өчен кирәкле хезмәт

Иске Мостяк  авылының почта бүлекчәсендә  җаваплы, эшләрен  җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләр эшли. Әлеге бүлек белән пота тармагында бай тәҗрибә туплаган Рушания Абдулловна Хәбибуллина  җитәкли. Аның янында  Асия Абдулкадировна Мохаммедова оператор вазифаларын башкара.  Алар көн барышында авылдашларына сыйфатлы хезмәт күрсәтеп,   коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр, газета-журналларга яздыралар һәм башка бихисап җаваплы эшләрне башкаралар. Ә инде хат ташучылар  Алия Кәшафовна Хәсәнова,  Руфия Рушановна Бульхина, Сания Рамазановна Хөснетдиновна  халыкка вакытында пенсияләрне, газета-журналларны җиткерәләр. Аларны һәр өйдә шатланып, каршы алалар. Әлеге хезмәткәрләрнең эшләре белән Иске Мостяк авылы халкы канәгать.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6350

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.