Уңган хуҗабикә

Иске Мостяк авылында тырыш, уңган, эшчән кешеләр яши. Шундыйларның берсе Гөлсинә Кәшафовна Абдуллина да. Тәмле тортлар, чәк-чәкләр, бәлешләр  һәм башка милли ризыклар пешерүе белән уңган хуҗабикә  авылда гына түгел, районда  да  танылган ханым. 

Җәй айларында ул бакчасында искиткеч  матур чәчәкләр үстерә, кош-корт үстерә, бер ялгызы умартачылык белән дә шөгыльләнә. Өе дә пөхтә аның,  төрле-төрле чәчәкләр белән ямьләнеп тора. Хәзерге  вакыттв Гөлсинә Кәшафовна әнисе Румия Исмәгыйловнага  хөрмәт, игътибар күрсәтеп яши. Сабыр, ягымлы ханым   тормыш  кыенлыкларына бирешмичә, башкаларга үрнәк булып, соклану хисләре уятып яши белә. 

Тулырак материалны газеталарның киләсе саннарында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6338

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.