Шахмат турнирында

3 декабрьдә Иске Атлаш урта мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы Эльвир Якупов истәлегенә шахмат буенча 17 нче район ачык шәхси-команда турниры үткәрелде.
Ярышларда Павловка һәм Иске Кулаткы эшчеләр бистәләренең, Иске Мостяк, Мосеевка һәм Иске Атлаш авылларының шахматчылары катнашты.
18 яшькә кадәрге шахматчыларының команда зачетында
Беренче — Иске Атлаш урта мәктәбенең 1нче командасы, икенче — әлеге мәктәпнең 2 нче командасы, өченче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе командалары чыктылар.
18 яшькә кадәр кызлар арасында шәхси зачетта Эльза Хамзина — беренче, Анастасия Саландаева — икенче, Алена Герасина өченче урыннарны яуладылар.
18 яшькә кадәр егетләр арасында (1нче тактада)
Азат Сафаров — беренче, Денис Кунеевский — икенче, Айнур Белялов өченче урыннарга иреште.
2 нче тактада
Сейтбаталов Данияр — беренче, Эльнур Хамзин — икенче, Марсель Мавлютов һәм Эмиль Алиев өченче урыннарны яуладылар.
3 нче тактада
Мусин Ринат — беренче, Наргиз Казаков — икенче, Максим Казаков өченче урыннарга ирештеләр.
Ир-атлар арасында Наил Сафаров — беренче, Газинур Юртаев — икенче, Рөстәм Рафиков өченче урыннарга чыктылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6204

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.