4 декабрьдә Димитровград шәһәрендә яшүсмерләр арасында грэпплинг буенча Ульяновск өлкәсе Кубогына ярышлар үтте. Биредә Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче яшь көрәшчеләр дә катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар сынатмыйча, югары нәтиҗәләргә иреште.
Әмир Мортазин — беренче, Азат Мохамедов һәм Усман Тимушев — икенче, Даниэль Мортазин өченче урыннарга ирештеләр.
Спортчыларны әзерләүдә тренерлары Ирек Солтанович Шәмионов тырышлык куйды. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Дек 05 2022
Спортчыларыбыз сынатмады
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6199
Свежие комментарии