Ятимнәр аналарына

Ана – ана була аламы соң?
Үз баласын әгәр ташласа.
Үстергәне Ана буладыр шул,
Йөрәгенә кысып назласа.
Без биш бала үстек тәрбиядә,
Матур үтте безнең балачак.
Әткәй – әнкәй яшәделәр,
Бар назларын безгә багышлап.
Нәрсә булды сиңа бүген дөнья?
Ни булды дим, сорыйм, ачынып?
Балалар йортлары сабыйлар белән тулган,
Аналары йөри шашынып.
Ә балалар тәрәзә алларында,
Көннәр буе әниләрен көтәләр.
Әниләре урам буйларында,
Аяк үрә сыра эчәләр.
Үз баласын ташлап киткән ана,
Ана исеменә лаекмы?!
Җир анабыз ничек түзәсең син?
Мондый вәхши, мондый сатлык!
Ятим балаларны кочып алып,
Тәрбияли чит-ят апалар.
Вакытлары белән санашмыйча
Дөнья авырлыгын тарталар.
Рәхмәт Сезгә, ятим аналары,
Сезне Ходай яраткандыр җиргә.
Изгелекне мәңге сакларга,
Үзегез турында уйламыйча.
Яхшылыкны җирдә якларга,
Сез үстергән шушы балакайлар
Сагынып Сезне өйгә кайтсыннар.
Әнкәй, кояшым, хәлең ничек? – диеп
Хәлегезне белеп торсыннар.
Яшик, дуслар, изгелекләр кылып,
Күрсен әле килгән буыннар.
Үрнәк булыйк балаларыбызга
Бу, бит безнең әнкәй дисеннәр.
Ходай бар ул, күрә барысын да,
Изгелеккә бирә игелек.
Көннәр аяз, төннәр тыныч булсын,
Җир шарында бетсен ятимлек.

Гөлсем Асанова.
Яңа Зимница авылы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6117

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.