Имамнарыбыз дини укуларда

Ноябрь аеның ахырында Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге филиалында Ульяновск өлкәсе көньяк районнары имамннарының квалификацияләрен күтәрү буенча махсус укулары булып үтте.
Моңа кадәр әлеге филиалның бинасында районыбыз мөгаллимәләре һәм абыстайлары белем алган иде.
Дини укуларны Ульяновск өлкәсе мөфтиенең укыту эшләре буенча урынбасары Равил хәзрәт Ягудин алып барды. Әлеге мөһим чарада ул Коръән уку дин, әхлак, балаларны мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укыту турында темаларны киң ачыклады.
Укулар барышында Ульяновск өлкәсенең баш мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин онлайн режимда чыгыш ясап, дин кардәшләребезне белем алулары белән кайнар тәбрикләде һәм аларга вәгазьләр сөйләде.
Ульяновск өлкәсе көньяк мөхтәсибәтенең мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров шулай ук чыгышлар ясап, дин кардәшләребезгә районыбызда мөселманнарның йолаларын үтәү турында ачык итеп әңгәмәләр кордылар.
Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова һәм Иске Кулаткы район администрациясенең Башлыгы И. Ш. Магдеев даими рәвештә әлеге чарада булып, укуларның барышы белән кызыгып тордылар. Алар дин кардәшләребезне белем үзләштерүләре белән чын күңелдән тәбрик иттеләр һәм алда шундый чараларны оештыруда да ярдәм итәргә ышандырдылар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6114

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.