Табигый газ шатландыра

Соңгы елларда Иске Кулаткы районының торак пунктларын табигый газ белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Бүген Усть Кулаткы,Яңа Кулаткы, Яңа Зимница, Яңа Мостяк, Иске Мостяк, Мосеевка, Иске Атлаш, Вязовый Гай авылларында һәм Иске Кулаткы эшчеләр поселогында халык тулаем газ белән файдаланып,  аның рәхәтен күрәләр.
Күптән түгел генә  табигый газ Яңа Яндука, Иске Яндука, Яңа Терешка, Урта Терешка һәм Югары Терешка авылларына да бирелә башлады. Бу торак пунктлар арасына федераль программа нигезезендә кыска вакытта газ үткәрү өчен төп магистраль салынды.
Өйләргә  проектлар ясаганнан  соң,  махсус бригадалар авыллар эчендә торбаларны салу белән шөгыльләнде. Төрле киртәләр булуга карамастан,  алар бу эшне пөхтә итеп,  җиренә җиткереп башкардылар.
Билгеле, яңа газүткәргечләр Ульяновск өлкәсен газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасы кысаларында алып барыла.
“Терешка” авыл поселениесе районыбызда иң зурларның берсе булып санала.
Бүген авылда яшәүчеләр газ кертү өчен кирәкле җиһазлар сатып алалар. Ә әзер булган өйләрдә бер-бер артлы «зәңгәр ут» кабына бара.

Тулырак материалны газетаның 48нче  санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6111

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.