Әниләр көне уңаеннан Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда хәрби бурычларын үтәгәндә, батырларча һәлак булган якташларыбызның әниләре хөрмәтләнде. Чараны директор музее Р.М. Байбикова кунакларны сәламләп, әниләргә матур теләкләрен юллады. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова сөекле балаларын югалткан әниләрне бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен юллады. Әниләр үз чиратларында әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдереп, укучыларга хезмәтне яратырга, тәртипле, мәрхәмәтле булырга дигән теләкләрен ирештерделәр.
Ноя 25 2022
Музейда очрашу
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6083
Свежие комментарии