Серләремне аңа сөйләргә.
Авыр чакларымда, кочагына башым куеп,
Үксеп-үксеп еларга.
Дөнья авыр хәзер, авыру басты,
Тик син бүген кая барасың?
Әнкәй генә аңлар иде мине,
Йөрәгеннән төшкән баласын.
Бала – оныкларны сөйләр идек,
Бергәләшеп чәйләр эчкәндә.
Кетер – кетер икәү көләр идек,
Авызыбызга көлке кергәндә.
Бу бушлыкны ничек тутырырга,
Кемнәр миңа бирер җавабын?
Дога укыйм газиз Әнкәемә,
Бәлки Алла бирер сәвабын.
Үзем әни, ләкин әни кирәк!
Югалтканнар мине аңларлар,
Исән чакта хөрмәтләгез, зинһар!
Бик авыр бит ансыз яшәүләр.
Дөньялар да хәзер тыныч түгел,
Бер Ходайдан сорыйм сабырлык.
Исәнлектән калдырмасын иде,
Һәм көч бирсен алга барырлык.
Гөлсем Асанова.
Яңа Зимница авылы.
Свежие комментарии