Гөмбәләрне белеп җыярга кирәк!

«Урман деликатесы” никадәр генә кызыктырса да, гөмбә белән агулану очракларының күп булуын да онытмаска кирәк. Агулы гөмбәне аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин. Белеп җыю, дөрес эшкәртү мөһим.

Белгечләр ашарга яраклы гөмбәләрнең дә зыянлы булу ихтималын искәртә. Олы юл буйларында һәм экологик яктан чиста булмаган урыннарда үскән гөмбәләр барлык химикатларны, токсиннарны үзенә туплый, ашаганда агулану китереп чыгара. Шуңа  күрә   гөмбәне  җыйгандада, сатып     алганда да сак булыгыз.

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана. Төссез поганка һәм кәҗә гөмбәсе белән агуланганда, 6-12 сәгатьтән соң ашказанында көчле авырту барлыкка килә, күңел болгана, кеше туктаусыз коса башлый. Поганка һәм чебен гөмбәсе белән агуланган очракта симптомнар охшаш була: көчле сусау, көзән җыеру, бөер һәм бавыр эшчәнлеге бозылу күзәтелә. Агулану билгеләре иртәрәк һәм 2-3 тәүлек үткәч кенә дә күренергә мөмкин. Ашказаны борчып тора. Күпмедер вакыттан хәл яхшырган кебек була. Әмма аңа карап кан чистармый, бавырга да зыянкилә. Йөз саргая, уң як кабырга асты авырта, бавыр зурая. Тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, кеше, аңын югалтып, комага китәргә дә мөмкин.

Гөмбәне эшкәрткәндә дә саклык чараларын күрү кирәк. Банканы герметик металл капкач белән япмаска. Гөмбә салынган банкага һава кереп торырга тиеш. Банка яхшылап стерильләштерелмәсә, ботулизм чире килеп чыга. Бу чир вакытында да хәл бетә, баш авырта, күңел болгана, күзаллары караңгылана, тавыш карлыга, үзәк нерв системасына зыян килә. Кешенең гомеренә   куркыныч яный.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5604

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.