9 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Бу һөнәри бәйрәм районыбыз өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү — күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әмма быелгы бәйрәм тагын да үзенчәлекле: быел җәй айлары яңгырлы булганга, игенчеләребез басу-кырлардан мул уңыш җыеп алуга, терлекчеләребез сыйфатлы продукция җитештерүгә иреште. Бу авыл хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, иген игүнең заманча ысулларын һәм орлыкларның уңдырышлы сортларын игү нәтиҗәсендә ирешелә. Авыр хезмәтегездә тырышлык һәм түземлек телибез, гаиләләрегезгә тыныч тормыш, саулык-исәнлек, бәхет насыйп булсын.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5607

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.