Референдумга йомгак ясалды

Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумга йомгак ясадылар. Тавыш бирү 23 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр барды.

Нәтиҗәләрне барлаганнан соң, Запорожье өлкәсендә РФ составына керү өчен сайлаучыларның 93,11 проценты, Луганск Халык Республикасында – 98,42, Донецк Халык Республикасында — 99,23 һәм Херсон өлкәсендә 87,05 проценты тавыш биргән, дип хәбәр ителә. Сайлау участоклары ябылганнан соң, Луганск Халык Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе референдумда катнашу, Россиядәге участокларны да исәпкә алып, 94,15 процент тәшкил итте, дип белдерде.

Гомумән алганда, Луганск Халык Республикасында тавыш бирүдә барлыгы 1 662 607 сайлаучы катнашкан. Запорожье өлкәсендә килү 85 процент тәшкил иткән, тавыш бирүдә 541 093 кеше катнашкан. Донецк Халык Республикасында референдумда катнашу 97,51 процент тәшкил иткән, яки 2 131 207 кеше, Херсон өлкәсендә — 78,86 процент, ягъни 571 001 кеше тавыш биргән.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5481

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.