Көзен сарымсак утырту cерләре

Сарымсакны октябрь аенда утыртып калдырыгыз. Ул тамырларын җибәреп өлгерергә тиеш, шул ук вакытта тишелеп тә чыкмасын. Көннәр артык җылы торса, үсеп китү куркынычы бар, суык торса, тамыр җибәрә алмаска мөмкин. Шуңа да һава торышын чамалап торырга кирәк. Сарымсакны утыртырга ике атна кала, җирне әзерләп куегыз,  бу вакыт эчендә җир ял итәргә тиеш. Чәчеп калдыру өчен сарымсакның эре тырнакларын гына алабыз. Сайлап алынган сарымсак тырнакларын унбиш-егерме минут марганцовка эремәсендә тотабыз. Аннан алып бераз кипшенгәч, түтәлгә утыртып чыгабыз (5-10 см тирәнлектә). Өстенә йә пычкы чүбе (опилки) яки яфраклар түшәп чыгабыз. Алар сарымсакны каты кыраулардан, беренче суыклардан саклый.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5484

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.