Яңа күпер төзелә

17-23 августта Ульяновск өлкәсендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру буенча тематик атна уза. Бу чорда төбәктә Губернатор Сергей Морозов катнашында юл эшләре барышына, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына һәм пассажир транспортының хәрәкәт составын яңартуга багышланган чаралар планлаштырылган. Тармак ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр администрацияләре Башлыклары, тармак экспертлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре өлкә юлларын һәм күперләрен төзү, реконструкцияләү, ремонтлау буенча берничә объектта булачаклар, тематик киңәшмәләрдә катнашачаклар. Чараларның күп өлеше юлларда куркынычсызлыкка, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга багышланган. 2020 елда Ульяновск өлкәсендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләр гомуми озынлыгы 145 км. дан артык булган автомобиль юлларының 63 участогында алып барыла. Илкүләм проектның төп максаты — сыйфатлы автомобиль юллары озынлыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем санын киметү. Заманча, ышанычлы һәм иң мөһиме куркынычсыз юл инфраструктурасы булдыру — Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 2018 елда ук куелган ил масштабында төп һәм стратегик мөһим бурычларның берсе. Дәвамы газетаның 34 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3859

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.