Балаларга ярдәм итик!

Районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе уңышлы гына дәвам итә. Гаиләләр төрле булган кебек, аларның матди хәле дә төрлечә. Кайберәүләр, төрле сәбәпләр белән, балаларын мәктәпкә тиешенчә әзерли алмыйлар. Игълан ителгән акциянең үзенчәлеге — аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә үсүче балаларга ярдәм күрсәтү. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә нәкъ шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцеляр товарлар алына һәм сабыйларга тапшырыла.
Бүгенге көндә акция кысаларында 212 балага 448,2 мең сумлык ярдәм күрсәтелде инде. Шул исәптән күп балалы гаиләләрдән 168 бала бюджет акчаларыннан — 336,0 мең сумлык, район бюджеты акчаларыннан 15 бала — 30 мең сумлык, иганәчеләр тарафыннан 29 бала 82,2 мең сумлык ярдәм алдылар. Шушы көннәрдә генә “Богданов Р. Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы 1 балага – 2 мең сум, “Вязовый Гай” производство кооперативы 1 балага – 5 мең сум, ИП “Ильясова Ф. А.” 1 балага – 2 мең сум, Дәүләт Думасы депутаты В. А. Третьяк 10 балага – 37,5 мең сум һәм район Советы депутаты, “Аввәсов И. Ш” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе 3 балага – 5 мең сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр.
Ярдәм күрсәтүче райондашларыбыз әлеге игелекле адымнары белән балалар күңеленә матур хатирә булып кереп калырдай мизгелләр бүләк иттеләр.
Хөрмәтле райондашлар! Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итүегезне соралабыз. Балаларга шатлык бүләк итү кебек игелекле эштә катнашып, сез Белем көнендә кечкенә якташларыбызның якты карашларын сүндермәскә булышачаксыз.
Әлфия Шабакаева,
ветераннарга, инвалидларга һәм балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3863

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.