Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә үрнәк

Исәнмесез, кадерле редакция!
“Күмәк көч” район газетасын һәр яртыеллыкта яздырабыз һәм атнаның һәр чәршәмбесендә көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Төрле яңалыклар, хәбәрләр, кызыклы язмышлар турында бик күп язасыз. Барысын да өтеренә кадәр укып барабыз. “Күмәк көч”ебезне тормышыбызга интернет, он-лайн хәбәрләр килеп керсә дә, саклап калуыгызга, газетаның эчтәлеген подписчикларның кызыктырырлык итә алуыгызга, алар белән элемтә урнаштыруыгызга рәхмәтебезне җиткерәбез.
“Без горурланабыз!” дигән рубрикагыз аеруча ошый. Анда үрләр яулаган якташлрыбыз, уңышка ирешкән, үрнәк алырдай кешеләр, гаиләләр турында язасыз. Мин дә кулыма каләм алып, бик акыллы, тәрбияле, үрнәк алырдай шәхес турында “Күмәк көч” газетасына язарга булдым.
Һәр кешегә ана карынында булган вакытта ук Аллаһы Тәгалә язмышын яза, диләр. Кемдер туган якларында яши, кемдер төрле җирләрдә йөри, кемдер туган җиреннән еракта гомер итә һәм югары дәрәҗәләргә ирешә, зур кеше була. Безнең Иске Кулаткы районы да илебезгә бик күп талантлы шәхесләр биргән. Алар зур үрләр яулап, танылып, халык арасында олы ихтирам казанган, җәмгыятькә файда китергән. Мөнир Якупов, Марат Амиров, Абдул Абдрәзаков, Фәридә Таһирова, Шәүкәт Бикбаев һ.б., һ.б. Кемдер бу исемнәрне белә, кемдер, бәлки, ишетмәгәндер дә. Алар бик күп. Илебезнең төрле төбәкләренә китеп зур урыннарда эшләүчеләр, фән, дин, мәдәният өлкәләрендә югары үрләр яулаучылар байтак. Яшьләр арасында да районыбыздан укырга китеп, башка төбәктә төпләнеп калган һәм югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр бар. Дәвамы газетаның 34 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3868

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.