“Бердәм Россия” нең конференциясендә

18 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә «Бердәм Россия» партиясе Ульяновск бүлекчәсенең чираттан тыш XXIX конференциясе булып үтте. Бу мөһим чарада Иске Кулаткы районыннан да зур делегация катнашты.
Конференциядә “Бердәм Россия” партиясеннән алтынчы чакырылыш Законнар чыгару Җыелышы рәислегенә кандидат күрсәтү төп мәсьәлә итеп алынды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Партиянең спикер вазифасына элеккеге өлкә прокуроры Валерий Малышевның кандидатурасы сайланды. Аның өчен 146 депутат арасыннан 102 депутат тавыш бирде.
“Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе секретаре Анатолий Бакаев конференциядә чыгыш ясап, “Бердәм Россия” партиясенең яңа чакырылышына регионның үсешен күтәрү өчен каты көндәшлек шартларында башка эш форматы төзергә кирәклеген белдерде.
Конференциядә катнашучылар шулай ук сайлауларга нәтиҗә ясадылар һәм яңа сәяси циклга өстенлекле мәсьәләләр билгеләделәр.
Ульяновск өлкәсенең Губернаторы С. И. Морозов партиягә иң кыска срокта мәсьәләләрне чишү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук партия платформаларының эшен кулланып, төрле конкрет проектларны реализацияләү, яшьләр белән эш алып бару турында басым ясап сөйләде.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2805

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.