Милләтләр кроссында

22 сентябрьдә Иске Кулаткы районының “Сабантуй” милли мәдәни — спорт үзәгендә «Милләтләр кроссы-2018» булып үтте. Бу мөһим чара, гадәттәгечә, һәр ел оешкан төстә уза.
Быел да Бөтенроссия спорт бәйрәмендә бихисап спортчылар катнашты. Ярышларның нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләрне дә атап үтсәк, бик зур исемлек килеп чыгар иде һәм шуңа күрә беренче урыннарга ия булучыларны гына язарга булдык.
Спорт бәйрәмендә Иске Кулаткыдан Мәзитовлар, Бакусевлар, Рафиковлар гаиләләре беренче урыннарны яуладылар.
Шулай ук төрле яшьтәге спортчылар һәм укучылар арасында Сания Нугаева, Камил Ахметов, Асия Мәгдиева, Эльвира Кунеевская, Сергей Кунеевский, Диана Азизова, Эмиль Курмашев, Алина Аюкаева, Тимур Рахманов, Эльнара Хамзина, Руслан Курамшин, Ләйсән Курмашева, Илнур Сәйфетдинов, Рамилә Абдуллина, Ленар Назиров, Әлфия Бимеева беренчеләр булдылар.
Төрле яшь категорияләре арасында Лилия Альбикова һәм Флера Кузәева икенче урыннарга чыктылар.
Иске Кулаткы район администрациясенең Башлыгы И.Ш. Магдеев “Милләтләр кроссы-2018” дә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне район администрациясе исеменнән кайнар котлады.
Ул йөгерүдә җитезлек күрсәткән гаилә командаларына бүләкләр, ә башка җиңүчеләргә Иске Кулаткы район администрациясе исеменнән Почет грамоталарын тапшырды. Киләчәктә дә спортчыларыбызга зур уңышлар теләде.
Р. Арифуллин.
Автор фотолары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2801

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.