Өлкә ифтар мәҗлесендә

1 июньдә Ульяновск шәһәренең “Волга — Спорт — Арена” сараенда өлкә ифтар мәҗлесе булып үтте. Бу чарада Иске Кулаткы районыннан да 70 тән артык мөселман катнашты. Безнең районнан барган иң зур делегацияне районыбызның мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Юмангулов җитәкләде.
Ифтар мәҗлесенә өлкәбезнең төрле районнарыннан, чит төбәкләрдән 1,5 меңнән артык кеше җыелган иде. Бу зур мәҗлес Ульяновск өлкә Губернаторы С. И. Морозов ярдәмендә һәм өлкә диния нәзарәте идарәсе, “Сембер” өлкә татар бизнесменнары җәмгыяте оешмасы тарафыннан үткәрелде . Анда катнашучыларның күп санын исәпкә алып, 1700 кешегә аш өстәлләре төзелде һәм андагы эшләрне оештыруда 40 волонтер катнашты.
Мәҗлес башланыр алдыннан мөселманнар бердәм булып, намаз укыдылар. Ураза тотучылар белән белән бергә биредә Ульяновск өлкәсенең региональ, муниципаль хакимият вәкилләре, материаль яктан аз тәэмин ителгәннәр һәм күп балалы гаиләләр дә катнаштылар.
Өлкә Губернаторы С. И. Морозов мөселманнар каршында чыгыш ясап, аларга үзенең җылы теләкләрен белдерде. Ул шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сентябрь аенда беренче сыйныфка укырга керүче балаларга уку әсбаплары һәм рюкзаклар тапшырды.
— Мохтаҗларга матди ярдәм һәм шәфкатьлелек күрсәтү безне бүген берләштерә, — дип әйтте өлкә Губернаторы С. И. Морозов үзенең чыгышында, – регион җитәкчелеге күп чараларны, шул исәптән ифтар мәҗлесләрен оештыруда да булышлык итә.
Ульяновск өлкә мөселманнарының диния нәзарәте идарәсенең рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин да мөселманнарның берләшүе һәм яшь буынның динебезгә тартылуы турында ассызыклап, мәҗлескә килүчеләргә җылы теләкләрен җиткерде.
— “Ифтар мәҗлесендә бихисап кешеләр катнашты һәм өстәлләр артында бер урын да буш калмады. Бу изге чара оешкан, җылы атмосферада узды, аны оештыручыларга олы рәхмәтләр әйтәсе килә”,- дип белдерде Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов.
Өлкә ифтар мәҗлесе безнең мөселманнарның, татар халкының бердәм булып яшәүләрен күрсәтте. Анда катнашучылар үзләренең рухи дөньяларын баетып, динебезгә табынып яшәргә, аны яшь буынга җиткерергә дигән гыйбрәт алдылар. Иске Кулаткы районының мөселманнары 1 июньдә Ульяновск шәһәренә ифтар мәҗлесенә баруны оештырган өчен Иске Кулаткы районы Башлыгы Эдуард Әнвәрович Ганеевка олы рәхмәтләрен белдерәләр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2660

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.